Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстан халыкларының өченче съездына Кайбычтан делегатлар сайланды
Республикада зур вакыйга көтелә: агымдагы елның 22 апрелендә Татарстан халыкларының өченче съезды үткәреләчәк.
(Кайбыч, 21 март, “Татар- информ”, “Кайбыч таңнары”, Луиза Сөнгатуллина). Кайбыч районындагы җәмәгатьчелек Советының киңәйтелгән утырышында Татарстанда дәүләт милли сәясәтен алып бару концепциясен тормышка ашыру һәм Татарстан халыклары съездына делегатлар сайлау мәсьәләләре каралды. Анда Бөтендөнья Татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы социаль-икътисади мониторинг буенча комитет рәисе Валерий Кандилов, район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, авыл җирлекләре башлыклары, төрле конфессия вәкилләре, әлеге Совет әгъзалары катнашты. Бу хакта "Кайбыч таңнары" газетасы сайты хәбәр итә.
– Халык составы буенча Кайбыч районы моделе Татарстан моделенә охшаш: мөселманнар да, православлар да тигез дәрәҗәдә диярлек. Шуңа да Татарстан халыклары съезды тулысы белән сезнең районга турыдан-туры килеп кагыла, – диде Ринат Закиров. – Республикада туксанынчы елларда Халыклар дуслыгы йорты ачылгач, Мәскәүдә, башка төбәкләрдә узган очрашуларда ул ни өчен кирәк, нәрсә эшли, дип гаҗәпләнеп сораучылар күп булды. Бу яңа тарихыбызда халыкларның бердәмлеген тәэмин итүче структура иде. Чыннан да, халыклар дуслыгы буш урында барлыкка килә алмый, бушлык булган урында төрлесе булырга мөмкин. Безгә Россиянең төрле төбәкләрендә еш булырга туры килә һәм һәр сәфәребездә Татарстанның даны еракларга таралуына инанып кайтабыз. “Сез бит яхшы яшисез”, – диләр. Моның сере гади – республикада яшәүче төрле милләт вәкилләренең бердәмлегендә. Мондый бердәмлек һәр эштә кирәк. Татарстан халыкларының съезды республикабыз тормышында мөһим роль уйный. Әлеге зур форумның максаты – алга таба да күпмилләтле халкыбыз бердәмлеген ныгытуны тәэмин итү юлларын, республикада милли сәясәт үсешенең өстенлекләрен билгеләү. Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин үз чыгышында районның төп байлыгы аның күпмилләтле халкы булуына басым ясады.
– Кайбычта тырыш халык яши. Татарлар, руслар, чувашлар һәм башка милләт вәкилләре бер гаилә кебек дус-тату гомер кичерә, уңыш ларга ирешәбез, барлык милләтләргә дә тигез яшәү шартлары тудырылган. Ә съездга тәкъдим ителгән делегатларның барысы да райондагы абруйлы, халык арасында танылу алган билгеле кешеләр. Татарстан халыклары съездына делегат итеп район башлыгы урынбасары, Бөтендөнья Татар конгрессы башкарма комитетының Кайбычтагы җирле бүлеге җитәкчесе Рәмис Хәялиев, “Татарстан-Яңа гасыр” иҗтимагый хәрәкәтенең Кайбычтагы бүлеге җитәкчесе Александр Акрымов, Кошман мәктәбе директоры, райондагы җәмәгатьчелек Советы рәисе Илмас Хәмидуллин, Кече Мәме авыл җирлеге башлыгы Елена Алексеева, Кайбыч районы благочинные Николай Ермолаев һәм Федоровское мәктәбе директоры, Татарстан Республикасында рус милли-мәдәни берләшмәсенең Кайбычтагы бүлеге җитәкчесе Михаил Серяков бертавыштан сайланды. Араларыннан Рәмис Хәялиев, Илмас Хәмидуллин, Михаил Серяков, Николай Ермолаев, Елена Алексеева әлеге утырышта үзләре дә чыгыш ясады, диелә район хәбәрендә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз