news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан халыклары мәдәнияте Россиянең аудиовизуаль энциклопедиясенә керәчәк

Россия Президенты гранты хисабына, “Содружество” оешмасы Идел буе федераль округында яшәүче халыкларга багышланган 14 видеофильм төшерә башлады.

Татарстан халыклары мәдәнияте Россиянең аудиовизуаль энциклопедиясенә керәчәк
Татар-информ архивы

(Казан, 9 август, “Татар-информ”). Россиянең “Тамырларга кайту” (“Возвращение к истокам”) аудиовизуаль энциклопедиясен төзүче команда август аенда Татарстан халыклары мәдәнияте һәм традицияләре турында фильм төшерәчәк. Бу хакта Татарстанның Халыклар дуслыгы йорты хәбәр итә.

Әлеге проект Россия Президенты гранты хисабына, “Содружество” социаль һәм мәдәниятара хезмәттәшлек үзәге” коммерцияле булмаган оешмасы тарафыннан гамәлгә ашырыла. Проект кысаларында Идел буе федераль округында яшәүче халыкларга багышланган 14 видеофильм төшерү планлаштырыла. Аларны декабрь аенда тәкъдим итәчәкләр. 

Татарстанда татар, рус, керәшен, удмурт, чуваш иҗат коллективларын, шулай ук халык һөнәрчеләрен төшерәчәкләр. Проектның иҗат төркеме Казан, Кукмара, Мамадыш, Зәй һәм Чирмешән районнарын йөреп чыгачак, очрашулар Халыклар дуслыгы йортларында, Мәдәният йортларында, паркларда оештырылачак.

Аудиовизуаль энциклопедия төзү максатында Татарстаннан тыш, Башкортстан, Марий Эл, Мордовия, Удмуртия, Чувашия республикаларына, Киров, Нүбән Новгород, Оренбург, Пенза, Пермь, Самара, Саратов, Ульяновск өлкәләренә 7 экспедиция көтелә.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100