news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан халыклары Дуслык йортында чәй культурасы турында сөйләштеләр

Төрекләр татарлар кебек чәйгә сөт салып эчми икән.

(Казан, 15 февраль, “Татар-информ”, Алмаз Биккол). Татарстан халыклары Дуслык йортында “Самавыр: төрекләрдә, татарларда һәм русларда чәй культурасы” дип аталган осталык классы узды. Чара Төркиянең Казандагы Баш Консуллыгы Юныс Әмрә Институты ярдәме белән оештырылды.

Осталык классын үткәрү инициативасы Төркиянең Казандагы Генераль консулы Турхан Дилмачның тормыш иптәше Анна Дилмачныкы икәнен билгеләп үттеләр.

Чарада Мәрмәрә университеты профессоры, доктор Кәмаләттин Кузуҗу һәм Казан Федераль (Идел буе) университеты доценты Руслан Бишков чәй культурасы һәм тарихы турында чыгыш ясадылар. Төрекләр татарлар кебек чәйгә сөт салып эчәләрме дигән сорауга, Кәмаләттин Кузуҗу “Бездә андый гадәт юк”, – диде.

Руслан Бишков үзенең чыгышында: “Чәй – ул дуслык һәм мәхәббәт эчемлеге”, – дип белдерде.

Осталык классы барышында кунакларга төрек чынаякларында төрек чәе, аннан соң гади чынаякларда татар чәе тәкъдим ителде. Шулай ук төрек тәм-томнарыннан да авыз иттеләр.

Чыгыш ясаучылар арасында чәк-чәк музее вәкилләре дә бар иде. Алар татар тәм-томнары, аерым алганда чәк-чәк һәм бавырсак турында сөйләделәр.

Шулай ук кунаклар арасында Дәүләт Думасы һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатлары бар иде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100