news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан халыклары Дуслык йорты мәдәният министрлыгы карамагына күчте

Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин “Татарстан халыклары Дуслык йорты” дәүләт учреждениесе тибын үзгәртү турындагы карарны имзалады.

(Казан, 20 март, “Татар-информ”). Татарстан халыклары Дуслык йорты учредителе функцияләрен һәм вәкаләтләрен Татарстан Мәдәният министрлыгы башкарачак. Премьер-министр Алексей Песошин имзалаган тиешле карар Татарстан хокук мәгълүматы рәсми порталында чыкты.

Документ нигезендә, учреждениенең тибы да үзгәрәчәк — ул дәүләт учреждениесеннән дәүләт бюджет учреждениесенә күчә.

Татарстан Мәдәният министрлыгы 60 көн дәвамында учреждение уставын расларга һәм дәүләт теркәвенә әзерләргә тиеш.

Татарстан халыкларының Дуслык йорты 1999 елда Татарстан халыкларының мәдәниятен саклау һәм үстерү буенча иҗтимагый милли-мәдәни оешмаларга дәүләт ярдәме күрсәтү максатыннан ачылды.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot