news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан халыклары Дуслык йорты коллективы Минзәләдә концерт куйды

Районда 13 милләт халкы яши.

Татарстан халыклары Дуслык йорты коллективы Минзәләдә концерт куйды
menzela.ru/

(Минзәлә, 8 август, "Татар-информ", "Минзәлә", Илдус Шагиев). Татарстан халыклары Дуслык йорты иҗат коллективы куйган концерт, театр бинасына килгән минзәләлеләрнең күңеленә җылылык, яшәү дәрте өстәде. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

Артисларның һәр чыгышы көчле алкышлар белән кабул ителү шул хакта сөйли. Концертта кемнәр катнашуын санап чыгу мөһим түгелдер, афишада исемнәре бар иде. Бу очракта әлеге коллективның халыклар дуслыгын ныгытуга куйган өлеше бик зур икәнлегенә басым ясау әһәмиятлерәк.

Татарстанда яшәүче Халыклар ассамблеясеның нәтиҗәле эшләп килүе, Казандагы дуслык йорты вәкилләренең районнарга чыгып тәҗрибә уртаклашып йөрүе, ярдәм итүе - үзенең уңай нәтиҗәләрен бирә. Минзәләдә бу өлкәдә актив, максатчан эшләүнең беренче җимешләре бар инде.

Концерт белән килгән кунакларны котларга чыккан район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Неля Бикеева безнең районда да Халыклар ассамблеясеның вәкиллеге (җитәкчесе Ирина Михайлова) барлыгын тамашачыларның исләренә төшерде.

Районда 13 милләт халкы яши. Аларның җидесе милли-мәдәни җәмгыятьләргә берләшеп үзара аралашалар, район күләмендәге барлык чараларда да актив катнашалар, диде ул.

Концерт сәхнә белән зал арасын җылытып кына калмады, артисларны һәм тамашачыларны берләштерде. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100