news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан халыклары балалар уеннары видеохрестоматиясе дөнья күрде

Видеохрестоматиядә татар, рус, керәшен, чуваш, удмурт, мари һәм мордва халык уеннары тәкъдим ителгән.

Татарстан халыклары балалар уеннары видеохрестоматиясе дөнья күрде
Александр Эшкинин

(Казан, 13 апрель, «Татар-информ»). Татарстанда «Бәйрәм түгәрәге. Татарстан халыклары балалар традицион уен культурасы. Җырлы-биюле уеннар. Видеохрестоматия» проекты гамәлгә ашырылды, дип хәбәр итә Халыклар дуслыгы йорты матбугат хезмәте.

Анда татар, рус, керәшен, чуваш, удмурт, мари һәм мордва халык уеннары тәкъдим ителгән. Проектның җитәкчесе – Татарстан халыклары Ассамблеясы Советы башкарма комитеты җитәкчесе Николай Владимиров. Хрестоматияне Республика традицион мәдәниятне үстерү үзәге белгечләре төзегән.

Проект Татарстан Республикасында яшәүче халыкларның телләрен саклау, үстерү һәм кулланылу даирәсен киңәйтү өлкәсендә проектлар (программалар) гамәлгә ашыра торган иҗтимагый оешмалар өчен ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы гранты кысаларында әзерләнгән.


 

news_right_1
news_right_2
news_bot