news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан халыклары Ассамблеясы иҗат коллективы Актанышта концерт куйды

Әлеге коллективның халыклар дуслыгын ныгытуга куйган өлеше бик зур икәнлегенә басым ясый.

Татарстан халыклары Ассамблеясы иҗат коллективы Актанышта концерт куйды
Лилия Бәхтиева

(Актаныш, 15 август, "Татар-информ",  "Актаныш-информ", Лилия Бәхтиева). Татарстан халыклары Ассамблеясының Дуслык йорты иҗат коллективы Актаныш халкына зур концерт программасын тәкъдим итте. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Артисларның һәр чыгышы көчле алкышлар белән кабул ителү нәкъ менә шул хакта сөйли. Концертта кемнәр катнашуын санап чыгу ул кадәр мөһим дә түгелдер, түгелдер, бу очракта әлеге коллективның халыклар дуслыгын ныгытуга куйган өлеше бик зур икәнлегенә басым ясау әһәмиятлерәк.

Татарстанда яшәүче Халыклар ассамблеясеның нәтиҗәле эшләп килүе, Казандагы дуслык йорты вәкилләренең районнарга чыгып тәҗрибә уртаклашып йөрүе, ярдәм итүе - үзенең уңай нәтиҗәләрен бирә. Актанышта да бу өлкәдә актив, максатчан эшләүнең беренче җимешләре бар – берничә милләтне берләштергән районда мәдәният хезмәткәрләре тарафыннан тәкъдим ителгән “Дуслык күпере” дип аталган концертлар, иҗади бәйге-конкурслар моңа ачык мисал.

Сәхнә түренә күтәрелеп, концертны тамаша кылучыларны әлеге милләтләр дуслыгын чагылдырган бәйрәм белән тәбрик иткән район башлыгы урынбасары Рәйхан Галимҗанованың чыгышы чараның әһәмиятен тагын да арттырып җибәрде.

Концерт сәхнә белән зал арасын җылытып кына калмады, артисларны һәм тамашачыларны берләштерде. Җәмгыятьтә аңлашу һәм тигезлек хаким итсә генә кешеләрнең күңеле тыныч булачак дигән гыйбарәне тагы бер кат раслады.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100