news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан Халыклар дуслыгы йортының "Мирас" ансамбле юбилей программасын әзерли

"MiraS" инструменталь ансамбле 2007 елда Н.Жиганов исемендәге Казан дәүләт консерваториясе ректоры Рубин Абдуллин инициативасы белән оештырыла.

(Казан, 2 гыйнвар, "Татар-информ"). 1 февральдә Казанның Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе сәхнәсендә зур концерт тамашасы булачак. Татарстан Халыклар дуслыгы йортының "MiraS" инструменталь ансамбле "10 ел сәхнәдә" юбилей программасы белән чыгыш ясаячак. Концертта бары тик тере тавыш яңгыраячак, дип хәбәр итә Халыклар дуслыгы мәгълүмат үзәге.

Концертта танылган җырчылар катнашачак —  Татарстанның халык артисты Фердинанд Сәләхов, республиканың атказанган артисты Рөстәм Асаев, Рәфинә Ганиуллина һәм Россиянең атказанган артисты Айдар Фәйзрахманов җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы фольклор музыкасы дәүләт ансамбле.

"MiraS" инструменталь ансамбле 2007 елда Н.Жиганов исемендәге Казан дәүләт консерваториясе ректоры Рубин Абдуллин инициативасы белән туа. Коллективның җитәкчесе — Халыкара конкурслар лауреаты, Казан консерваториясе доценты Рөстәм Рәхмәтуллин. Ансамбль тәүге тапкыр 2007 елның декаберендә Ташкент шәһәренең Навои исемендәге опера һәм балет театрында чыгыш ясый.

"MiraS" инстурменталь ансамбле күп кенә музыкаль конкурсларда җиңү яулады, төрле фестивальләрдә катнашты: "Татар моңы" I Халыкара телевизион конкурс-фестиваль (Казан, 2009 ел), "Art dialogues" III Халыкара фестиваль (Истанбул, 2012 ел), "Музыка для вас" шәһәр фестивале (Казан, 2015 ел), чит ил һәм Россиянең төрле шәһәрләрендә узучы Р.Ваһапов исемендәге Халыкара татар җыры фестиваленең даими катнашучысы (2008-2016 еллар).

2013 елдан "MiraS" ансамбле Татарстан Халыклар дуслыгы йорты канаты астына алына һәм аның визит карточкасына әверелә. Ансамбльнең репертуарында – рус, татар һәм чит ил классикасы, дөнья халыклары музыкасы, Идел буе халыкларының фольклор музыкасы һәм, әлбәттә, яңа яңгыраштагы татар халык җырлары һәм халык бию көйләре.

Ансамбльнең составында 5 музыкант, аларның барысы да Казан консерваториясендә укып чыккан: Рөстәм Рәхмәтуллин – ансамбльнең сәнгать җитәкчесе, баянда һәм милли гармунда уйный, Гөлнара Ярмиева — флейтачы, Лира Насыйбуллина — скрипкачы, Руслан Сафин — бас-гитарист һәм Максим Куприятнов — бәрмә уен коралларында уйнаучы.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100