news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан - халыкка электрон хезмәтләр күрсәтү буенча Россиядә беренче

Роман Шәйхетдинов сүзләренчә, 2017 елда портал эшендә бизнесны үстерүгә бәйле хезмәтләргә өстенлек бирергә планлаштырыла.

(Казан, 29 ноябрь, «Татар-информ», Ирина Ермакова). Татарстан халыкка электрон дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүдә Россия төбәкләре арасында беренче урында тора. Бу хакта бүген Министрлар Кабинетында узган матбугат очрашуында ТР Премьер-министры урынбасары – мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов сөйләде.

Министр “Без портал эшеннән канәгать” дип билгеләп үтте.

Республикада халыкның 65 проценты электрон хезмәтләрдән файдалана. Агымдагы елда халыкка 66 млн шундый хезмәт күрсәтелгән. ТР электрон хезмәтләр порталында 1,7 млн кулланучы теркәлгән. Портал ярдәмендә 7 млрд 707 млн сум акча торак-коммуналь хуҗалык хезмәтләр өчен түләнгән. “Гомумән, 2016 елның 10 аенда uslugi.tatarstan.ru порталы аша 8 млрд тан артык акча узган”, - дип белдерде Р.Шәйхетдинов.

Электрон хезмәтләрдән Чаллы, Саба һәм Зәй районнары актив файдалана. Әтнә, Тәтеш һәм Әлки районнары, киресенчә, әлеге төр хезмәтләргә битараф. Портал татарстанлыларга 240 төр хезмәт күрсәтә ала. Юл хәрәкәте кагыйдәләре бозган өчен штрафлар, балалар бакчасы өчен, торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләү, шулай ук табибка һәм министрлыкларга, ведомстволарга язылу популяр юнәлешләр, диде ТР Премьер-министр урынбасары.

2017 елда портал эшендә бизнесны үстерүгә бәйле хезмәтләргә өстенлек бирү планлаштырыла.

Бүген Татарстанда электрон хезмәт күрсәтү буенча 410 терминал эшли, контакт-үзәк тарафыннан 360 меңнән артык мөрәҗәгать эшкәртелгән.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100