Татарстан Халыкара фән һәм тынычлык атналыгына әзерләнә
Татарстан Халыкара фән һәм тынычлык атналыгына әзерләнә
(Казан, 3 ноябрь, “Татар-информ”, Рәсилә Кәримова). 7-13 ноябрь көннәрендә Халыкара фән һәм тынычлык атналыгы узачак. Ул 1988 елдан бирле, Берләшкән Милләтләр Оешмасы 43 сессиясенең Махсус сәяси комитеты игълан иткәннән соң уздырылып килә.
Казан - танылган галимнәре һәм күп кенә фәнни-тикшеренү институтлары, академияләре, шулай ук эре фәнни мәктәпләре булган шәһәр. Республиканың фәнни дәрәҗәсе – Татарстанны Россия күләмендә икътисадый җитлеккән төбәк итеп күрсәтүче милке.
Бу көннәрдә республикадагы барлык фәнни оешмаларда, академияләрдә һәм институтларда фәндәге яңалыкларны башкаларга да җиткерү максатыннан, һәртөрле лекцияләр һәм семинарлар, шулай ук фикер алышулар уздырылачак.