news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан халык артисты Сара Садыйкова каберенә чәчәкләр салыначак

Чара күренекле композиторның тууына 111 ел тулуга багышлана.

(Казан, 31 юктябрь, "Татар-информ"). 1 ноябрьдә Казанда Яңа Татар зиратында Татарстан халык артисты, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты
Сара Садыйкова каберенә чәчәкләр салу тантанасы узачак. Чара күренекле композиторның тууына 111 ел тулуга багышлана, дип хәбәр итә Татарстан Мәдәният министрлыгы матбугат хезмәте. 

Чарада Казанның иҗади җәмәгатьчелеге вәкилләре һәм шәһәрлеләр катнашачак. Тантана 10.15 сәгатьтә башлана.

news_right_1
news_right_2
news_bot