news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан халкының яртысыннан артыгына грипптан прививка ясалган

Быел 1 млн 928 мең кешегә прививка ясалган.

(Казан, 23 гыйнвар, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстан халкының яртысыннан артыгына грипптан прививка ясалган. Бу хакта бүген Россия Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек хезмәте Татарстан буенча идарәсенең коллегия утырышында билгеле булды.

«2019 елда без вакцинация буенча рекорд күрсәткечкә ирештек. 1 млн 928 мең кешегә прививка ясалды, бу барлык халыкның 50,9 процентын тәшкил итә», — диде ведомство башлыгы Марина Патяшина.

Былтыр 11 мең йөкле хатын-кызга прививка ясалган. Бу барлык авырлы гүзәл затларның 30 процентыннан гыйбарәт.

news_right_1
news_right_2
news_bot