news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан халкының төнлә тынычлыгын саклый торган закон проекты эшләнде

Бүгенге көндә РФ дәрәҗәсендә тынычлыкны һәм тынлыкны бозуга кагылышлы хокукый нормаларны җайга сала торган федераль закон юк

(Казан, 24 сентябрь, “Татар-информ”, Римма Гатина). Бүген ТР Дәүләт Советы сессиясендә катнашучы депутатлар “Төнлә гражданнарның тынычлыгын һәм тынлыкны саклау турында” ТР законы проектын беренче укылышта кабул итте. Эш шунда: бүгенге көндә РФ дәрәҗәсендә тынычлыкны һәм тынлыкны бозуга кагылышлы хокукый нормаларны җайга сала торган федераль закон юк.

ТР парламентының Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты рәисе урынбасары Рафил Ногманов хәбәр иткәнчә, тынычлыкны саклауга нисбәтле законнар Мәскәү һәм Санкт-Петербург шәһәрләрендә эшләнгән. Татарстан күләмендәге закон проекты да төнлә гражданнарның тынычлыгын һәм тынлыгын бозарлык зарарлы шау-шу чыганакларыннан гражданнарны яклауның хокукый механизмнарын булдыруны максат итеп куя.

ТР Дәүләт Советы Фәрит Мөхәммәтшин фикеренчә, әлеге закон проекты бик кирәк, әмма шул ук вакытта аны тулыландырып эшләп бетерү сорала.

Парламентның Мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиев сүзләренчә, тәкъдим ителгән бу закон проекты ниндидер бер һөнәр ияләренең яисә аерым даирәләрнең генә мәнфәгатен кайгыртуны күздә тотмый, ул турыдан-туры безнең һәммәбезгә дә кагыла, республикадагы һәммә кешенең рухи һәм физик сәламәтлеген саклауны максат итеп куя.

Р.Вәлиев әлеге закон проектының эшләнеп бетәргә тиешле якларын искәртеп: “Закон проектының 4 нче маддәсендә гражданнарның тынычлыгын бозучы гамәлләр санап кителгән. Мәсәлән, ул статьяда “төнге вакытта телевизордан, радиоалгычтан, магнитофоннан һәм башка тавыш көчәйткеч инструментлардан файдалану тыела” дип язылган. Бу үтә дә катгый таләп шулай ук аңлашылып бетми: аларны бөтенләй дә карарга яисә тыңларга ярамыймы, әллә монда тавыш куәте өчен аерым кысалар-нормалар билгеләнәме? Әгәр дә кеше телевизорны яисә радионы наушниклар-колакчалар киеп тыңласа, монысы да тыеламы? Югыйсә, бу очракта ул бер кешегә дә комачаулык тудырмый бит”, - дигән сорау белән чыкты.


Закон проектының 2 нче маддәсендә аның гамәлләре кагылмый торган кайбер чаралар, бәйрәмнәр, дини оешмалар исемлеге хакында сүз бара. “Дөрес, янгын чыкканда яисә башка берәр афәт килгәндә пышылдап кына сөйләшеп, тавыш-тын чыгармыйча, әдәп саклап утырып булмый. Монысы белән килешергә мөмкин. Әмма елына дистәләгән мәртәбә уза торган төрле бәйрәмнәр һәм зур чараларны мөмкин кадәр кешеләрнең тынычлыгын бозмыйча гына үткәрү, аларны ниндидер урыннарда һәм ничек оештыру кирәклеген бу законда беркетеп куйсак, кануныбыз тагын да көчәеп китәр, аның нәтиҗәсе зуррак булыр иде”, - дип саный депутат.

Разил Вәлиев сүзләренчә, дини оешмаларның бу закон кысаларыннан бөтенләй азат булуы аңлашылып бетми. “Без күп милләтле, күп динле республикада яшибез. Һәр диннең үз кануннары, үз йолалары, үз бәйрәмнәре бар һәм без аларның һәммәсен дә бертигез хөрмәт итәргә тиеш. Әмма һәрбер ватандашның, һәммә кешенең тынычлыгын саклау максатыннан чыгып эш иткәндә, тавыш диапазонын саклау таләпләре республикадагы барча оешмаларга да бертигез дәрәҗәдә кагылырга тиеш. Бездә дин дәүләттән аерылса да, ул бит һич кенә дә кешеләрдән, җәмгыятьтән аерылмаган, законнан азат ителмәгән. Киресенчә, теләсә-кайсы диннең иң төп тәгълиматы – миһербанлык, мәрхәмәтлек, кеше турында кайгыртуга нигезләнгән. Закон проектын икенче укылышка әзерләгәндә депутатлар һәм төрле дин әһелләре бергәләшеп шушы хакта фикер алышсалар, минемчә, уртак бер фикергә килеп булыр иде”, - диде комитет рәисе. Һәм әлеге законның кысаларын тагын да киңәйтеп, аны “гражданнарның тынычлыгын саклау турында”гы законга әйләндерергә тәкъдим итте.



autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100