Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстан халкының сөтчелек юнәлешендәге мини-фермалар төзү белән кызыксынуы кимегән
Сөтчелек юнәлешендәге мини-фермалар төзелешенә 2020 елда 89,2 млн сум, быел 60,9 млн сум акча каралган.
(Казан, 12 ноябрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстанда сөтчелек юнәлешендәге мини-фермалар төзелешенә халыкта кызыксыну кимегән.
Бүген ТР Дәүләт Советының Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты утырышында вице-премьер — авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров шәхси хуҗалыкларга дәүләт ярдәме турында сөйләде.
«2013-2025 елларда авыл хуҗалыгы, авыл хуҗалыгы продукциясе, чимал үсеше» дәүләт программасын гамәлгә ашыру турында чыгышында ул терлекчелек фермаларын яңарту һәм аларны югары технологияле җиһазлауга күчерү эше дәвам иттерелгәнен әйтте.
Сөтчелек юнәлешендәге мини-фермалар төзелешенә 2020 елда 89,2 млн сум, быел 60,9 млн сум акча каралган. Депутат Николай Нефедов финанслау кимүенең сәбәбе белән кызыксынды. «Бездә бу акчалар муниципалитетлардан заявкалар санына карап бүлеп бирелде», — дип җавап бирде Марат Җәббаров. «Димәк, халыкта кызыксыну кими булып чыга», — диде Нефедов. Министр аның белән килешергә мәҗбүр булды.
Нәселле таналар сатып алуга былтыр 6,6 млн сум акча, быел 2,3 млн сум акча каралган. Кәҗәләр, кошлар, атлар асраучыларны да кертеп, шәхси хуҗалыкларга быел дәүләттән 403,5 млн сум ярдәм каралган, былтыр ул 477 млн сум тәшкил иткән.
«Илдә импортны алмаштыру шартларында тотрыклы азык-төлек куркынычсызлыгына ирешү максатларында, яңа терлекчелек объектлары төзелеше дәвам иттерелә. Соңгы биш елда бу максатларга 91 млрд сум акча салынган. 117 мең башка 1178 сыер торагы яңартылды. 6,2 млрд сумга 563 сенаж траншеясе төзелде», — дип сөйләде Марат Җәббаров.
Быел яңа 20 терлекчелек фермасы файдалануга тапшырылган. Якындагы ике елда тагын 24 мең баш сыерга 25 инвестицион проектны гамәлгә ашыру ниятләнә. «Яңа заманча терлекчелек комплексларын кертү сөт җитештерү артуын тәэмин итә. Ел саен 2-3 процент дәрәҗәсендә үсеш өчен җирлек тудыра», — дип белдерде авыл хуҗалыгы министры.
Ул барлык категория хуҗалыкларда 955 мең баш мөгезле эре терлек, шул исәптән, 323,4 мең баш сыер асралганын әйтте. 498,3 мең баш дуңгыз, 338,9 мең баш кәҗә һәм сарык, 18 млн баш кош исәпләнә. 2021 елның 9 ае эчендә барлык төр хуҗалыкларда 1494,3 мең тонна сөт, 359,8 мең тонна терлек һәм кош ите, 1,2 млрд данә йомырка җитештерелгән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз