news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан халкының күбесе медицина ярдәме сыйфатыннан канәгать түгел

Татарстан медицина ярдәме сыйфатын идарә итүдә тагын да югарырак баскычка күтәрелергә тиеш, дип саный Россиянең сәламәтлек саклау һәм социаль үсеш өлкәсендә күзәтчелек итү буенча Федераль хезмәте җитәкчесе урынбасары Ирина Серегина

(Казан, 30 сентябрь, “Татар-информ”, Ләйсән Әсәдуллина). Бүгенге көндә Татарстан Республикасында медицина ярдәме сыйфаты белән идарә итүнең үзенә күрә бер системасы бар. Сыйфат белән идарә итү тәртибе, ысуллары һәм технологиясе, мониторинг үткәрү өчен хисап бирү формалары да булдырылган. Шулай ук сыйфатны бәяләүче белгечләр турында мәгълүмат тупланган. Алга таба Татарстан медицина ярдәме сыйфатын идарә итүдә тагын да югарырак баскычка күтәрелергә тиеш. Бу турыда бүген ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының “Казан ярминкәсе” бизнес-үзәгендә узган “Татарстанның сәламәтлек саклау учреждениеләрендә медицина ярдәме сыйфатының торышы” темасына коллегия утырышында Россиянең сәламәтлек саклау һәм социаль үсеш өлкәсендә күзәтчелек итү буенча Федераль хезмәте җитәкчесе урынбасары Ирина Серегина белдерде.

Кунагыбыз 2008 елда халыкның медицина хезмәтләре үтемлелегенә кагылышлы фикерләрен өйрәнүне күздә тоткан Бөтенроссия социологик тикшерү нәтиҗәләре белән таныштырды. Әлеге тикшерү илебезнең 83 субъектында уздырылды. Сораштыруда 39 мең кеше катнашты. Аның сүзләренә караганда, Татарстанда сораштыруда катнашканнарның 33 проценты гына медицина хезмәтләре халык өчен үтемле дип саный. Күрсәтелгән хезмәтләрдән халыкның бары 34 проценты гына канәгать кала. Бу - халыкның күбесе медицина ярдәме сыйфатыннан канәгать түгел дигән сүз. Шунысы да уйландыра: халыкның 91 проценты медицина иминияте компанияләренә беркайчан да мөрәҗәгать итмәгән һәм анда үз хокукларын якламаган. Ирина Серегина барлык хаталарны халыкка медицина хезмәтен күрсәтүгә кагылышлы мәгълүматны җиткерә алмауда күрә. Аның фикеренчә, һәр учреждениедә халыкка сыйфат мәсьәләсе буенча кайда мөрәҗәгать итәргә кирәклеге турында мәгълүмат бирелергә тиеш.

Белгеч кешегә сыйфатлы медицина ярдәме күрсәтелмәгән очракта министрлык түгел, ә медицина учреждениесе эчендәге комиссия җавап бирергә тиеш, дип саный. Министрлыкта исә медицина учреждениесендә хәл ителә алмаган мәсьәлә чишелергә тиеш. Ирина Серегина медицина ярдәме сыйфатын тәэмин итү системасын үстерү юнәлешләрен булдырырга, медицина учреждениесе эчендә күзәтү һәм контрольдә тоту эшен җәелдерергә тәкъдим итте. Аның фикеренчә, Татарстан табиблар тарафыннан хата ясау очракларына мониторинг үткәрергә, ашыгыч медицина ярдәмен оештыруны яхшыртырга тиеш.

Чыгышы соңында белгеч 19-20 ноябрьдә Бөтендөнья сыйфат көне кысаларындагы чараларның нәкъ менә Казанда узачагын да хәбәр итте.   

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100