news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан халкының өчтән бере гриппка каршы прививка ясаткан

Республиканың прививкалау кампаниясе планы 82 процентка үтәлгән – миллионнан артык кеше вакцинацияләнгән.

(Казан, 11 ноябрь, «Татар-информ»). 8 ноябрьгә булган мәгълүматлар буенча 1 млн 286 мең 923 татарстанлы гриппка каршы прививка ясаткан. Шулай итеп, республиканың прививкалау кампаниясе планы 82 процентка үтәлгән – миллионнан артык кеше вакцинацияләнгән. Бу хакта Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Татарстанның әйдәп баручы предприятиеләре үз хезмәткәрләренә инде гриппка каршы прививка ясаткан. Идарә оешма, предприятие һәм учреждение җитәкчеләренә мөрәҗәгать итеп, үз хезмәткәрләренә кичекмәстән вакцина ясату кирәклеген җиткерә.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100