news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан халкының 98,4 проценты эчәргә яраклы су белән тәэмин ителде

"12 районда су микробиологик һәм санитар-химик күрсәткечләргә туры килми", - ди Республиканың баш санитар табибы.

(Казан, 29 гыйнвар, "Татар-информ", Айдар Әхмәдиев). Узган елны республикада эчәргә яраклы һәм куркынычсызлык таләпләренә туры килә торган су белән Татарстан халкының 98,4 проценты тәэмин ителде. Бу хакта Татарстанның баш санитар табибы Марина Патяшина Роспотребнадзорның Татарстан буенча идарәсенең йомгаклау коллегиясендә хәбәр итте.

"Татарстанның 16 районның 67 торак пунктында эчәргә яраклы су сыйфаты яхшырды. Татарстанның биш районында су микробиологик күрсәткечләргә һәм җиде районда санитар-химик күрсәткечләргә туры килми. Әлеге районнар - Әгерҗе, Актаныш, Мөслим, Спас, Минзәлә һәм Әтнә, Апас, Арча, Спас, Актаныш, Ютазы, Балтач", - ди ул.

news_right_1
news_right_2
news_bot