news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда сайлаучыларның 83 процентка якыны Конституциягә төзәтмә кертүне хуплаган

Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев Гомумроссия тавыш бирү нәтиҗәләре турында сөйләде.

Татарстанда сайлаучыларның 83 процентка якыны Конституциягә төзәтмә кертүне хуплаган
Владимир Васильев

(Казан, 2 июль, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Татарстандагы сайлаучыларның 83 процентка якыны Россия Конституциясенә төзәтмәләр кертүне хуплаган. Бу хакта Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев Гомумроссия тавыш бирүенең республика матбугат үзәгендә хәбәр итте.

«Үзгәрешләр кертү өчен 1 миллион 943 мең 685 сайлаучы тавыш бирде, бу — сайлаучыларның 82,81 процентын тәшкил итә. 389 мең 765 сайлаучы каршы тавыш бирде, бу — 16,61 процентны тәшкил итә», — дип сөйләде ул.

Якынча мәгълүматларга караганда, Татарстанда гомумроссия тавыш бирүендә 2 миллион 348 мең 179 граждан катнашкан. «Тавыш бирергә килү күрсәткече 79,68 процент тәшкил итте», — дип билгеләп үтте ТР Үзәк сайлау комиссиясе рәисе.

news_right_1
news_right_2
news_bot