Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстан халкының 48 процентына грипптан прививка ясалган
5 меңгә якын йөкле хатын-кызга вакцинация үткәрелгән.
(Казан, 3 декабрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстан халкының 48 процентына грипптан прививка ясалган. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгында матбугат конференциясендә Роспотребнадзор хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина әйтте.
«Бүген 1 млн 797 мең 906 кешегә вакцинация үткәрелде, ягъни 48 процент халык колачланган. Былтыр да шулай иде. Соңгы ун елда вакцинация күләме 17 проценттан 48 процентка кадәр арткан», — диде Любовь Авдонина. Республикада грипптан барлыгы 54 процент кешегә прививка ясату планлаштырылган булган.
Любовь Авдонина Татарстанда көчле респиратор вирус инфекцияләре (ОРВИ) эпидемия сезоны башланганын әйтте. «Авыру күрсәткече бүген эпидемиядән 7 процентка ким. Вирус күтәрелеше декабрьнең өченче декадасыннан фаразлана. Бүген профилактика чаралары дәвам итә», — диде.
ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының иммунопрофилактика буенча штаттан тыш баш белгече Дмитрий Лопушов 5 меңгә якын йөкле хатын-кыз грипптан прививка ясатканын әйтте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз