news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан халкыннан оешмаларның эше һәм хезмәт күрсәтү сыйфаты турында сораштыралар

Теләге булган һәркем рәсми порталда үз фикерен белдерә ала.

Татарстан халкыннан оешмаларның эше һәм хезмәт күрсәтү сыйфаты турында сораштыралар
prav.tatarstan.ru

(Казан, 24 гыйнвар, «Татар-информ»). Татарстанлылар арасында хезмәтләр, җирле үзидарә органнары һәм учреждениеләр эшенең сыйфаты турында сораштыру үткәрәчәкләр.

2018 елның 31 декабренә кадәр теләге булган һәркем, “Рәсми Татарстан” дәүләт хезмәтләре бердәм порталы, ТР Хөкүмәте рәсми порталы, ТР муниципаль районнары һәм ТР Икътисад министрлыгы порталындагы баннерга басып (https://open.tatarstan.ru/polls/ сылтамасы буенча), электрон рәвештә үз фикерен белдерә ала.

Татарстан дәүләт хезмәтләре аша халык арасында сораштыру 2017 елның 1 июленнән респондентның кәрәзле телефоны аша ЕСИА системасы аша үткәрелә.

Тикшеренүләр, халыкның җирле хакимият һәм оешмалар эшеннән, күрсәтелә торган хезмәтләрдән канәгать булу дәрәҗәсен объектив билгеләү мөмкинлеге бирә.

news_right_1
news_right_2
news_bot