Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстан халкына республиканың йөз легендар брендын сайларга тәкъдим итәләр
Теләге булган һәркем тавыш бирү өчен үз кандидатын күрсәтә ала.
(Казан, 13 декабрь, «Татар-информ»). «Комсомольская правда — Казань» газетасы ТАССРның 100 еллыгына багышлап «Татарстан Республикасының 100 легендар бренды» халык сайлавы игълан итте.
«Бу — безнең республиканың 100 еллык хезмәт һәм иҗат тарихын сурәтли торган брендлар, компанияләр, сәүдә маркалары турында проект. Татарстанда элек билгеле булган предприятиеләр һәм оешмалар бүгенге көндә әйдәп баручы брендка әверелгән очракка мисаллар шактый», диелә газета хәбәрендә.
Проект республиканың легендар брендлары тарихы турында аңлату, сәнәгать, сәүдә, элемтә, транспорт, авыл хуҗалыгы, спорт, матбугат һәм башка өлкәләрдә россиякүләм танылганнары гына түгел, район брендлары турында мәгълүмат бирү максатыннан оештырыла.
Тавыш бирүдә теләге булган һәркем катнаша ала. Татарстанда яшәүчеләрнең үзләренә дә кандидат тәкъдим итү мөмкинлеге бар. Алар арасында иң күп искә алынганнары тавыш бирү исемлегенә кертеләчәк.
Конкурста ике номинация була: республика (57 җиңүче) һәм район (43 җиңүче) бренды.
Беренче этап декабрь азагына кадәр дәвам итә. Тавыш бирүдә катнашу өчен сылтама.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз