news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан халкына көчле җил вакытында куркынычсызлык чараларын искә төшерделәр

Дүшәмбе, 8 октябрь көнне, кичке якта җилнең тизлеге секундына 23 метрга кадәр булуы ихтимал.

(Казан, 8 октябрь, “Татар-информ”). Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы республика халкын көчле җил вакытында куркынычсызлык чаралары күрергә кирәклеген искәртә. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсенең матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, дүшәмбе, 8 октябрь көнне, кичке якта республикада урыны белән җилнең тизлеге секундына 23 метрга кадәр җитүе ихтимал.

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы һава шартлары бозылганда урамда булганда агачлардан һәм электр линияләреннән, реклама такталарыннан һәм витриналардан ераграк торырга киңәш итә. Шулай ук түбәләре, кәрнизләре начар торган бина һәм йортлар янына сыенмаска, имгәнүләрдән саклану өчен йорт, бина подъездларына яки подвалларга кереп тору сорала.

Әгәр дә сез табигатьтә икән, җил көчәюен сизү белән, урманда яки сулыкта ориентацияне югалтмас өчен чаралар күрергә кирәк.

 

news_right_1
news_right_2
news_bot