news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан халкына көчле җил вакытында куркынычсызлык чараларын искә төшерәләр

Бүген кич һәм иртәгә республикада яшен һәм җилнең тизлеге секундына 20 метрга кадәр җитәргә мөмкин.

Татарстан халкына көчле җил вакытында куркынычсызлык чараларын искә төшерәләр
архив

(Казан, 21 июнь, «Татар-информ»). Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматлары буенча, иртәгә көндез һәм бүген төнлә республикада һава торышы бозылуы көтелә. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

«Бүген кичке алтыдан иртәгә кичке алтыга кадәр Татарстанда җилнең тизлеге секундына 20 метрга кадәр көчәюе һәм яшен булуы ихтимал», – дип сөйләделәр министрлыкта.

Татарстан Гражданар оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгы, һава торышы бозылган очракта, урамда булганда, реклама щитлары, агачлар һәм электр тапшыру линияләре янында йөрмәскә киңәш итә.

Шулай ук йорт кәрнизләре һәм киштәләр янында торырга ярамый. Һава торышы начарланганда подъездга яки бинаның подвалына кереп качарга кирәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100