Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстан халкын Таиландта Денге бизгәге чыгу турында кисәттеләр
Пхукет утравында ел башыннан 220 авыру очрагы теркәлгән.
(Казан, 7 май, “Татар-информ”). Таиландта Денге бизгәге теркәлгән. Пхукет утравында ел башыннан 220 авыру очрагы ачыкланган.
Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе мәгълүматлары буенча, Самут-Сакхот, Пханг-Нга, Накхон-Сри-Тхамарат һәм Краби провинцияләрендә шулай ук авыру очраклары теркәлгән. Корольлектә ел башыннан тугыз үлем очрагы булган, шуның икесе Пхукет утравында.
Денге бизгәге бөҗәкләр (москит) тешләве аша күчә. Тешләүдән соң берничә сәгать эчендә авыруда көчле калтырау, баш авыртуы башлана, буыннар сызлый, күзләре кызарып чыга, ютәлли, томау төшә, күңел болгана, температура 40-41 градуска кадәр күтәрелә. Кайбер очракларда тәнгә бетчәләр чыга. Беренче билгеләре күренә башлауга ук белгечләр медицина хезмәтләренә мөрәҗәгать итәргә киңәш итә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз