news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан халкын рәттән дүрт көн ял көтә

Биш көнлек эш атнасы булганда - 3, 4, 5 һәм 6 ноябрь ял көннәре була.

Татарстан халкын рәттән дүрт көн ял көтә
архив/Михаил Захаров

(Казан, 30 октябрь, "Татар-информ"). Ноябрь аенда татарстанлылар дүрт көн рәттән ял итәчәк. Бу турыда Татарстанның Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.

Россия Хезмәт кодексының 112 нче маддәсе нигезендә 4 ноябрь – Халыклар бердәмлеге көне эшләми торган бәйрәм көн булып санала.

"Татарстан республикасының бәйрәм көннәре һәм истәлекле даталары турында" 1992 елның 19 февралендәге 1448-XII номерлы Татарстан республикасы кануны нигезендә 6 ноябрь – Татарстан Конституциясе, эшләми торган бәйрәм көн.

Шулай итеп, биш көнлек эш атнасы булганда 3, 4, 5 һәм 6 ноябрь ял көннәре буларак исәпләнә. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100