news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан халкын «Әниләр көне» фестивалендә катнашырга чакыралар

Республикада яшәүчеләр әнисенә мәхәббәтен һәм рәхмәтен фотографияләр, иншалар бәйгесендә белдерә ала.

(Казан, 16 сентябрь, «Татар-информ»). Татарстанда яшәүчеләрне «Әниләр көне» бөтенроссия фестивале бәйгеләрендә катнашырга чакыралар. Бу хакта оештыручылар хәбәр итә.

«Әни хыялы» бәйгесе Instagram, Facebook, TikTok, «ВКонтакте», YouТube һәм https://многодетные-семьи.рф/mama сайтында уза.

«Минем әниемнең хыялы» дигән темага фотография яки видеоматериалларны #Моямамамечтает хештегы белән куярга кирәк.

Ике конкурс буенча эшләрне https://многодетные-семьи.рф/ сайтында тапшырып була. Катнашучылар ике төрле темага: «Әни — гаилә традицияләрен саклаучы» (бу гаилә традицияләре турында искиткеч вакыйга) һәм «Әниемнең уңыш сере» (күп балалы әниләрнең уңышка ирешүе турында) иншалар яза ала.

Гаризалар 30 сентябрьгә кадәр кабул ителә, 15 октябрьдә җиңүчеләрне игълан итәчәкләр.

«Әниләр көне» бөтенроссия фестивале апрель аенда башланды. 9 ноябрьдә фестивальнең финал концерты була, телетрансляцияне 29 ноябрьдә карап булачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100