news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан халкын кыска эш атнасы көтә

Ватанны саклаучылар көнен бәйрәм итүгә бәйле рәвештә, республикада яшәүчеләр 23, 24 һәм 25 февральдә ял итәчәк.

Татарстан халкын кыска эш атнасы көтә
Салават Камалетдинов

(Казан, 19 февраль, «Татар-информ»). 23 февральдә Ватанны саклаучылар көнен бәйрәм итүгә бәйле рәвештә, Татарстан халкын кыска эш атнасы көтә. Бу хакта Татарстан хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Россия Федерациясе Хезмәт кодексының 112нче маддәсе нигезендә, 23 февраль — Ватанны саклаучылар көне – эш көне булмаган бәйрәм көн санала. Шул рәвешле, 2018 елда биш көнлек эш атнасында 23, 24 һәм 25 февраль ял көннәре булачак. Шул ук вакытта, 22 февральдә эш көне бер сәгатькә кыскара», - диелә хәбәрдә.

Ике атнадан соң республикада яшәүчеләрне Халыкара хатын-кызлар көнен бәйрәм итүгә бәйле рәвештә тагын рәттән дүрт көн ял көтә. Ягъни 8, 9, 10 һәм 11 мартта ял итәчәкбез.  

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100