news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан халкын Кыш бабай резиденциясенә чакыралар

Кыш Бабай һәм Кар Кызы резиденциясе территориясендә Яңа ел программасы 20 декабрьдән башлана.

Татарстан халкын Кыш бабай резиденциясенә чакыралар

(Казан, 15 декабрь, «Татар-информ», Наталья Рыбакова). Бүген «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Татарстанның туризм буенча дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов республика буенча яңа ел каникулларында актив сәяхәт кылырга чакырды.

Шул исәптән ул Кыш бабай резиденциясенә килергә тәкъдим итте.

«Без республика халкын Татарстан буенча сәяхәткә чакырабыз. Бездә муниципаль районнарның күп кенә туристлык үзәкләрендә Яңа ел күңел ачу программалары әзерләнгән. Иң беренче итеп, Арча районында Кыш Бабай һәм Кар Кызы резиденциясеннән башларга була. Резиденция ун елдан артык эшли. Быел ул үз территориясен киңәйтте, ел башланыр алдыннан яңа Могҗизалар урманы барлыкка килде. Бу бик күп интерактив объектлар булган зур территория», - диде ул.

Яңа ел программасы 20 декабрьдән башлана һәм яңа ел каникулларында дәвам итәчәк. Резиденция территориясендә татар милли әкиятләре геройлары катнашында интерактив тамашалар узачак. Биредә тауда шуарга һәм атларда йөрергә, милли татар ашлары традицияләре белән танышырга, мастер-классларда катнашырга һәм бүләкләр алырга мөмкин булачак. Казанда Кыш Бабай йорты Татар утары ресторан комплексы территориясендә ачылачак. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100