news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан халкын июньдә алты көнлек эш атнасы көтә

РФ Хезмәт Кодексының 112нче маддәсе нигезендә 12 июнь — Россия көне — ял көне булып санала.

Татарстан халкын июньдә алты көнлек эш атнасы көтә
Ильнар Тухбатов

(Казан, 22 май, «Татар-информ»). Татарстан халкын июньдә алты көнлек эш атнасы көтә. Татарстан Республикасы хезмәт, эш белән тәэмин итү hәм социаль яклау министрлыгы матбугат хезмәте июньдә булачак ял көннәре турында хәбәр итте.

Биш көнлек хезмәт атнасы булган хезмәткәрләр өчен, 10, 11, 12, 15, 16 һәм 17 июнь ял көннәре дип билгеләнә. 9 һәм 14 июнь көннәрендәге эш вакыты бер сәгатькә кыскартыла.

РФ Хезмәт Кодексының 112нче маддәсе нигезендә 12 июнь — Россия көне — бәйрәм көне булып санала.

2018 елда Татарстан Президентының «2018 елда Ураза һәм Корбан гаете көннәрен билгеләү турындагы» карары нигезендә, Ураза бәйрәменең беренче көне 15 июньгә тәгаенләнә.

Хезмәткәрләр тарафыннан ял көннәрен һәм буш көннәрне нәтиҗәле файдалану максатында, Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2017 елның 14 октябрендәге «2018 елда ял көннәрен күчерү турындагы» № 1250нче карары нигезендә, быелның 9 июнь шимбәдәге ял көне 11 июнь дүшәмбе көненә күчерелә.

Россия Хезмәт кодексы, «Татарстанның бәйрәм көннәре һәм истәлекле даталары турында» закон һәм 2018 елның производство календаре нигезендә, Ураза һәм Корбан гаетләре Татарстанда бәйрәм көннәре булып исәпләнә.

РФ Хезмәт Кодексының 95нче маддәсе нигезендә бәйрәм көне алдыннан килгән эш көне яки сменаның дәвамлылыгы бер сәгатькә киметелә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100