news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан халкын хәрби-тарихи темага проектлар конкурсында катнашырга чакыралар

Чара илнең хәрби-тарихи мирасын саклау белән бәйле иң яхшы тәкъдимнәрне эзләүгә юнәлтелгән.

(Казан, 13 гыйнвар, «Татар-информ»). Татарстанда 2 миллион сумлык приз фонды белән хәрби-тарихи тематикага проектлар конкурсы уза. Бу хакта ТР Мәдәният министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Татарстан халкын хәрби-тарихи тематика проектлары Бөтенроссия конкурсында катнашырга чакыралар. Җиңүчеләр проектның оештыру һәм финанс (ике миллион сумга кадәр) ярдәмен алачак», - дип искәртә матбугат хезмәте.

Катнашучыларга конкурсның рәсми сайтында шәхси кабинетта теркәлергә, тиешле электрон формаларны тутыру юлы белән гариза һәм документлар тапшырырга кирәк булачак. Анда юридик затлар да, шәхси эшмәкәрләр дә катнаша ала. Конкурска гаризалар 2020 елның 15 февраленә (23.30 сәгатькә кадәр) кадәр кабул ителә.

Тәкъдимнәрне сайлап алу түбәндәге номинацияләр буенча узачак: хәрби-тарихи фән өлкәсендәге проектлар; хәрби-тарихи һәм заманча хәрби тематикалы музей-күргәзмә һәм экспозиция проектлары; балалар хәрби-тарихи лагерьларын үткәрү кысаларында хәрби-патриотик тәрбия һәм тарихи белем бирү чараларын тормышка ашыру проектлары; хәрби-тарихи фестивальләрне оештыру һәм уздыру проектлары; хәрби-археологик һәм эзләнү эшчәнлеген гамәлгә ашыру проектлары.

Нәтиҗәләр 2020 елның 10 апреленә кадәр ясалачак. Конкурс турында тулырак мәгълүмат белән сылтама аша танышырга мөмкин.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100