news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан халкын «Гаилә архивын тапшыр» бәйгесендә катнашырга чакыралар

Документларның төп нөсхәләрен республиканың Архив фонды составына кертәчәкләр.

(Казан, 22 октябрь, «Татар-информ»). Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитеты Татарстан халкына «Гаилә архивын тапшыр» бәйгесендә катнашырга чакыра. Моның өчен жюрига бай фотографияләр һәм видеодокументлар коллекциясен тәкъдим итәргә кирәк. Бу хакта Татарстан Дәүләт архивының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Бәйгенең беренче этабы 4 ноябрьдән 31 декабрьгә кадәр узачак. Бу вакытта катнашуга гаризалар муниципаль архивлар тарафыннан кабул ителәчәк. Республика этабы киләсе елның 1 маеннан 31 маена кадәр узачак.

Бәйгедә җиңүчеләргә дипломнар һәм акчалата премияләр биреләчәк. Беренче урын өчен аның суммасы — 50 мең сум, икенче урын өчен — 30 мең, өченче урын өчен 20 мең сум тәшкил итәчәк.

Документларның төп нөсхәләрен Татарстан Архив фонды составына кертәчәкләр һәм «Татарстан Дәүләт архивы»на саклануга тапшырачаклар. Шул ук вакытта рәсемнәргә һәм видеодокументларга авторлык хокуклары бәйгедә җиңүчеләр артында калачак.

Бәйге турында нигезләмә белән республиканың Дәүләт архивы сайтында танышырга мөмкин.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100