Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстан халкын өч көнлек ял көтә
Ватанны саклаучылар көне уңаеннан дүрт көнлек кыска эш атнасы булачак.
(Казан, 20 февраль, «Татар-информ»). 23 февраль — Ватанны саклаучылар бәйрәме уңаеннан Татарстан халкын кыска эш атнасы һәм өч көнлек ял көтә. Бу турыда Татарстан Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.
«Россия Хезмәт кодексының 112 маддәсе буенча 23 февраль — Ватанны саклаучылар көне — эшләми торган бәйрәм көне булып санала», диелә хәбәрдә. Ял һәм эшләми торган бәйрәм көннәре туры килгәндә, ял көне киләсе эш көненә күчерелә.
Шулай итеп 22, 23 һәм 24 ял көннәре була. Киләсе атнада дүрт көнлек кыска эш атнасы була.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз