news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан халкын буран һәм юлларда күз күреме начарлану турында кисәттеләр

Юлларда бозлавык һәм кар көртләре барлыкка киләчәк.

Татарстан халкын буран һәм юлларда күз күреме начарлану турында кисәттеләр
Рамил Гали

(Казан, 3 февраль, «Татар-информ»). Синоптиклар Татарстан халкын һава торышы бозылу турында кисәтте.

3 февральдән 4 февральгә каршы төндә һәм иртәгә иртән Татарстанда көчле кар һәм күз күременең 500 метрга кадәр начарлануы көтелә. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология үзәгенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Синоптиклар Казанда һава торышы тагын да бозылачак дип кисәтә — юлларда күз күреме 500 метр һәм аннан да кимрәк булырга мөмкин.

Шулай ук бозлавык һәм кар көртләре барлыкка киләчәк.

Төнлә һава температурасы -7 градустан -2 градуска кадәр салкын, көндез 4 градус салкыннан 0 градуска кадәр җылы булыр дип көтелә.

news_right_1
news_right_2
news_bot