news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан халкын “Бал муллыгы” фестиваль-ярминкәсенә чакыралар

Теләге булган һәркем балдан һәм алмадан үзе ясаган ризыкларны алып килә ала.

Татарстан халкын “Бал муллыгы” фестиваль-ярминкәсенә чакыралар
Салават Камалетдинов/архив

(Казан, 6 август, "Татар-информ"). 10 августта Алексеевск шәһәр тибындагы поселыгының Воскресенский Храмы мәйданында Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы ярдәмендә оештырыла торган Бөтенроссия Бал муллыгы” фестиваль-ярминкәсе була. Бу турыда министрлыкның матбугат хезмәте хәбәр итте.

Чараны “Татарстан умартачылар” төбәк иҗтимагый оешмасы, "ПЧЕЛИЧ" тәэмин итү-сату, эшкәртү буенча авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативы һәм Алексеевск муниципаль районы администрациясе оештыра.

Фестивальнең эшлекле программасы кысаларында республика умартачылары өчен семинар була. Аның төп максаты - умартачылар һәм умарталарны өйрәнүчеләр белән аралашу, инновацияләр белән танышу, җыелган проблемалардан хәл итү юлларын эзләү.

Чарада катнашучыларны бал продукциясе ярминкә-күргәзмәсе көтә, умартачылар умартачылык өчен кирәкле яңа инвентарь белән таныша ала, «Контроль сатып алу» принцибы буенча балдан, чәйдән авыз итеп булачак, шулай ук «Иң яхшы умартачы» исеменә команда конкурслары узачак һәм концерт программасы эзерләнә. Чарада катнашырга теләгән һәркем балдан һәм алмадан үз продукциясен алып килә ала.

Балалар өчен кече Сабан туе һәм бал темасына рәсемнәр конкурсы оештырыла. Чарада катнашу бушлай.  

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100