news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан халкын "Бөек илнең мәдәни мирасын саклыйбыз" бәйгесендә катнашырга чакыралар

Конкурс Россия халыкларының милли мәдәни байлыгын саклау һәм популярлаштыру максатыннан үткәрелә.

(Казан, 9 март, "Татар-информ"). Татарстан халкын “Бөек илнең мәдәни мирасын саклыйбыз” Бөтенроссия смотр-конкурсына чакыралар, дип хәбәр итә республиканың Мәдәният министрлыгы.

Бәйгедә мәктәп һәм балалар бакчаларыннан аерым башкаручылар һәм иҗади коллективлар, милли, халык коллективлары, мәдәният йортлары һәм башка оешма каршындагы иҗади коллективлар катнаша ала.

Конкурс Россия халыкларының милли мәдәни байлыгын саклау һәм популярлаштыру, шулай ук балалар һәм яшьләрдә ватан мәдәниятын өйрәнүне стимуллаштыру максатыннан уздырыла.

Сайлап алу комиссиясенә милли җырлар, биюләр, шигьри әсәрләр башкарып яздырылган видеотасма җибәрерә кирәк. Гаризалар 10 апрельгә кадәр кабул ителә. Эшләрне оештыру комитеты электрон почта адресына җибәрергә яки "Сохраняем культурное наследие великой страны" (www.сохраняем-наследие.рф) сайтына куярга кирәк.

Бәйге турында тулырак мәгълүматны сайттан һәм +7 (499) 110-52-07 телефоны аша белергә мөмкин.

Эшләр 17 апрельдән халык тавыш бирүе аша бәяләнә башлаячак. Иң яхшы дип табылганнар конкурс иганәчеләреннән бүләккә һәм дипломнарга ия булачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot