Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстан халкын азык-төлек җыеп, шау-шу тудырмаска өндиләр
«Ихтыяҗ зур булган шикәр комы, он, көнбагыш мае запаслары кимендә ике айга җитәрлек», — диде Марат Җәббаров.
(Казан, 15 март, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). ТР Премьер-министры урынбасары — авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров Татарстан халкын күпләп азык-төлек алып, шау-шу тудырмаска өндәде.
«Азык-төлек запаслары җитәрлек, ажиотаж тудырмаска чакырам. Ихтыяҗ зур булган шикәр комы, он, көнбагыш мае запаслары кимендә ике айга җитәрлек», — диде ул Министрлар Кабинетында брифингта.
Министр сүзләренчә, ике айлык запас дигәндә, складлар, тарату үзәкләре сыйдыра алырлык продукция күләмен күздә тотарга кирәк. Кибетләргә тарату үзәкләреннән беренче ихтыяҗ товарлары кайтарылып тору даими контрольдә булганын әйтте.
Россия Авыл хуҗалыгы министрлыгы белешмәләре буенча, илдә ашлык белән тәэмин ителеш 150 проценттан артык. «Россия үзен ашлык, он, икмәк, ит һәм сөт продукциясе, көнбагыш мае, шикәр комы белән тулысынча тәэмин итәрлек дәрәҗәдә», — диде.
Марат Җәббаров бездә җитештерелмәгән продуктларга да кытлык булмаячагына ишарәләде. «Россия импортерлары чит илләр белән эшли. Азык-төлек белән тәэмин ителештә куркыныч янамый», — дип белдерде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз