news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан халкын «Авыл батырлыгы» бөтенроссия акциясендә катнашырга чакыралар

Әлеге бәйге ярдәмендә Бөек Ватан сугышы елларында тылда эшләгән авыл кешеләрен барлыйлар.

Татарстан халкын «Авыл батырлыгы» бөтенроссия акциясендә катнашырга чакыралар
https://agro.tatarstan.ru/

(Казан, 8 май, «Татар-информ»). «Россия авыл яшьләре берлеге» гомумроссия яшьләр иҗтимагый оешмасы социаль челтәрләрдә Хәтер һәм Дан елына багышланган Бөтенроссия челтәр акциясен уздыра. «Авыл батырлыгы» акциясендә теләге булган һәркем катнаша ала. Бу хакта Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы хәбәр итә,

Катнашу өчен 31 майга кадәр социаль челтәрләрдә (ВКонтакте, Инстаграм) үзеңнең фотографияңне һәм Бөек Ватан сугышы елларында авыл җирлегендә тылда эшләгән һәм фронтны азык-төлек белән тәэмин иткән, шулай ук сугыштан соң илне торгызуда булышкан туганнарыңның фотоларын бердәм хэштеглар белән #ПодвигСела, #ТатарстанПодвигСела, #ГодПамятиСлавы, #РССМ урнаштырырга кирәк.

Җиңүчеләрне дипломнар, «Трудовая доблесть России» БВС (ВОВ) мактау билгеләре һәм истәлекле бүләкләр белән бүләкләячәкләр.

Иң яхшы фотолардан акция эшләренең фотокүргәзмәсе оештырыла, аны презентацияләү 2020 елның июлендә Россия Федерациясе Федераль Җыенының Федерация Советында узачак. Җиңүчеләрне жюри билгеләячәк, аларны билгеләгәндә публикациягә лайклар саны, аның уникаль һәм оригиналь булуы исәпкә алына.

«Подвиг села» акциясе «Россия авыл яшьләре берлеге»нең «Соль земли» проекты кысаларында уза, ул 2020 елда Хәтер һәм Дан елын Россия Федерациясендә уздыру буенча Россия Президенты Администрациясе тарафыннан расланган төп чаралар планына кертелгән. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100