news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан халкын аномаль салкыннар турында кисәтәләр

15 ноябрьдән республика буенча минималь температура -18...-23 градус булачак.

Татарстан халкын аномаль салкыннар турында кисәтәләр

(Казан, 17 ноябрь, «Татар-информ»). Татарстан халкын республикада аномаль салкыннар турында кисәтәләр. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге матбугат хезмәте хәбәр итә.

«15 ноябрьдән башлап Татарстан территориясенең көньяк һәм көнчыгыш районнарында һава температурасы климат нормасыннан - тугыз һәм аннан да күбрәк градуска түбән булган аномаль салкын һава торышы урнашты», — диелә синоптиклар хәбәрендә.

Шулай итеп, 16 ноябрьдә республика буенча минималь температура -23 градуска җитте, ә бүген исә -24 градуска кадәр фаразланган. Алдан фаразлаулар буенча, иртәгә, 18 ноябрьдә, төнлә температура -18...-23 градус чикләрендә булачак.

Гидрометеорология үзәге мәгълүматлары буенча, республикада аномаль салкын һава торышы 19 ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк. 

news_right_1
news_right_2
news_bot