Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстан халкын аномаль салкыннар көтә
Якшәмбе көнне, 20 декабрьдә, температура нормадан 8-10 градуска түбәнрәк булачак.
(Казан, 18 декабрь, «Татар-информ»). Алдагы көннәрдә Россиянең Европа өлешендә, шул исәптән Идел буе федераль округында да температура нормадан шактый түбән булачак. Бу хакта Россия Гидрометеоролоия үзәгенең фәнни җитәкчесе Роман Вильфандка сылтама белән РИА Новости хәбәр итә.
Эксперт сөйләгәнчә, бүген Идел буе федераль округы территориясендә температура нормадан югары булган соңгы көн. Киләсе атна башында аномаль салкыннар фаразлана.
«Җомга көнне уртача кышкы температуралар булачак. Көндез температура нормадан 3-4 градуска югарырак. Бу Идел буена һәм Уралга кагыла — бу төбәкләрдә -8, -10 градус салкын булачак. Киләсе атна башында ук температура сигез градуска төшәчәк. Якшәмбе көнне температура нормадан 8-10 градуска түбән булачак», — диде галим.
Алдарак «Татар-информ» ялларда Татарстанда 30 градуска кадәр салкыннар көтелә дип язган иде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз