news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан халкын агач утыртырга чакыралар

Урманчылар 1,5 млн данә үсенте (гади нарат, Европа чыршысы, Себер карагае, вак яфраклы юкә, гади миләш һ.б.) әзерләгән.

Татарстан халкын агач утыртырга чакыралар
архив/Рамиль Гали

(Казан, 25 сентябрь, "Татар-информ"). 5 октябрьдә Татарстанда республиканың "Урман атнасы – 2019" табигатьне саклау акциясе кысаларында "Урман утырту көне" була. Агач утырту Татарстанның барлык районнарында оештырылачак. Бу турыда Татарстан Урман хуҗалыгы министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.

Министрлык карамагындагы учреждениеләр моның өчен 1,5 млн данә үсенте (гади нарат, Европа чыршысы, Себер карагае, вак яфраклы юкә, гади миләш һ.б.) әзерләнгән.

Казан янында акция өч мәйданчыкта узачак – Биектау районының Сосновка һәм Колсәет торак пунктлары һәм Питрәч районының Иске Шигали авылы янында (чарада катнашучыларны җыю урыннарын теркәлгән карталарда күрергә була). Акция 10.00 сәгатьтә башлана. Перчатка һәм капчыклар урында биреләчәк.

"Урман атнасы" республика табигать саклау акциясен ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы 2017 елдан бирле үткәрә. Аның максаты – урманга сакчыл караш тәрбияләү, җәмгыятьнең игътибарын аны саклау проблемаларына җәлеп итү, урман ресурсларын яңадан торгызу һәм арттыру.

Узган ел акциядә 20 меңнән артык кеше катнашты. Алар тырышлыгы белән республикада 300 га мәйданда истәлекле агачлар, аллеялар һәм яңа урман утыртмалары булдырылды, урман фондыннан 1,1 мең куб. м артык каты көнкүреш калдыклары һәм ауган агачлар чыгарылды.

Быел акция 5-12 октябрь көннәрендә узачак. Аның кысаларында урман тармагы белгечләре тарафыннан урманнарда ял итү урыннарын төзекләндерү, янгынга каршы һәм урман саклау тематикасына аншлаглар һәм баннерлар урнаштыру, урман үсемлекләре орлыкларын җыю һәм гомуми белем бирү учреждениеләрендә экологик дәресләр үткәрү планлаштырыла.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100