news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан халкы җәйнең беренче көнендә яуган карның фото һәм видеолары белән уртаклашты

1 июньдә термометр күрсәткечләре +7 градустан югары булмаячак.

(Казан, 1 июнь, “Татар-информ”). Татарстан халкы җәйнең беренче көнендә яуган карның фотолары һәм видеолары белән уртаклашты.

Җәйнең беренче көне Татарстанда яшәүчеләр өчен күңелсез сюрприз әзерләгән. Төнлә һәм иртән республикада кар яуды.

Социаль челтәр кулланучылары шәхси хуҗалыкларындагы кечкенә кар көртләре, кар белән каплаган машина фотоларын интернетка урнаштырды.

Синоптиклар да республика халкын сөендерми. 1 июньдә термометр күрсәткечләре +7 градустан югары булмаячак.

news_right_1
news_right_2
news_bot