news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан халкы «Яңа кешеләр» партиясенең мәктәптә туклану реформасы тәкъдимен хуплый

«Яңа кешеләр» партиясе федераль хакимияткә мәктәп укучыларын һәм балалар бакчаларына йөрүчеләрне тукландыруны энергетика һәм азык-төлек кыйммәтләре, продуктларның сыйфаты һәм сафлыгы, сайлау мөмкинлеге өлешендә дәүләт таләпләрен закон нигезендә беркетергә тәкъдим итә.

Татарстан халкы «Яңа кешеләр» партиясенең мәктәптә туклану реформасы тәкъдимен хуплый

(Казан, 19 август, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). Татарстан халкы «Яңа кешеләр» партиясенең мәктәп укучыларын тукландыру реформасы башлангычын хуплады.

«Яңа кешеләр» партиясе активистлары Казанның кайбер мәктәпләренең швед өстәле форматында туклану тәҗрибәсен республиканың барлык белем бирү учреждениеләренә таратырга тәкъдим итте. «Яңа кешеләр» шулай ук меню төзегәндә җирле халыкның менталитеты һәм мәдәниятенең үзенчәлекләрен исәпкә алырга чакырдылар.

«Без „Яңа кешеләр“ партиясе инициативасын хуплыйбыз: Татарстан Республикасы мәктәпләрендә балалар туклануы балансланган, ягъни дөрес булырга тиеш», — диелә Интернет челтәрендә урнаштырылган петициядә. Әлеге петиция астында меңәрләгән Татарстан кешесе үз кулын куйган.

Татарстанда мәктәп укучыларын тукландыруга һәрвакыт аерым игътибар бирелде. 2015 елдан башлап, Казанда «Мәктәп рестораны» программасы тормышка ашырыла. Аның кысаларында балалар һәм укытучылар мәктәптә дәресләр башланыр алдыннан иртәнге аш һәм теләсә кайсы уңайлы вакытта төшке ашны ашый ала.

Бүген Казан мәктәпләре укучыларының 90 проценты кайнар ризык белән тәэмин ителгән. Илнең башка төбәкләре белән чагыштырганда, бу алга зур адым. Балансланган кайнар ризык ала торган укучылар саны артканнан соң, балалар арасында авырулар, шул исәптән аллергия һәм ашказаны-эчәк тракты бозылулары, кимү күзәтелә.

«Яңа кешеләр» партиясе Татарстан башкаласының уңай тәҗрибәсен республиканың барлык уку йортларына таратырга тәкъдим итә. Татарстанның Әлмәт округыннан Дәүләт Думасына кандидат, сәламәт туклану өлкәсе белгече Роза Гайнетдинова мәктәпләрдә азык-төлек продуктларының экологик чисталыгы өчен чыгыш ясый.

«Профессионаллар белән хезмәттәшлек итеп «Яңа кешеләр» тулы бер система эшләде. Без балалар менюсыннан шикәр күләме югары булган ризыкларны алып ташларга тәкъдим итәбез. Маргарин һәм көнбагыш маен зәйтүн маена алыштырырга кирәк. Тавык һәм дуңгыз ите урынына рационга диңгез балыгы, яңа яшелчәләр, чикләвек һәм җиләк-җимеш кертергә. Лактоза кичермәгән балалар өчен сыер сөтен үсемлек сөтенә алыштырырга кирәк», — дип билгеләп үтте Гайнетдинова.

Моның өчен «Яңа кешеләр» мәктәп укучыларын тукландыруның дәүләт системасын сатулар турындагы законнан чыгарырга тәкъдим итә, аның буенча җиңүнең төп критерие — түбән бәя. Татарстан Республикасыннан Дәүләт Думасына Кандидат, гаилә блогеры, гаиләгә һәм аналыкка ярдәм итү буенча эксперт Гөлназ Гыйззәтуллина проблеманың башка аспекты да мөһим дип саный.

«Татарстанда 54 проценттан 70 процентка кадәр кеше Ислам динен тота. Күп кенә ата-аналар мәктәп ризыгы хәләл таләпләргә туры килергә тиеш, дип саный. Швед өстәлен төрлечә оештырырга була. Безнең төбәк өчен балаларның традицион ашлар һәм хәләл ризык арасыннан сайлый алуы мөһим. Бу сорау белән миңа социаль челтәрләрдә даими рәвештә Татарстан әниләре мөрәҗәгать итә. Аларның күбесе хәтта иң кечкенә гражданнарның да сайлау хокукы булырга тиеш, дип саный, ә швед өстәле форматы бу хокукы бирә», — дип билгеләп үтте Гыйззәтуллина.

Мәктәп туклануы реформасы — дистәләгән елларга алга таба республика халкының сәламәтлегенә беренче һәм төп адым. «Яңа кешеләр» партиясе федераль хакимияткә мәктәп укучыларын һәм балалар бакчаларына йөрүчеләрне тукландыруны энергетика һәм азык-төлек кыйммәтләре, продуктларның сыйфаты һәм сафлыгы, сайлау мөмкинлеге өлешендә дәүләт таләпләрен закон нигезендә беркетергә тәкъдим итә.

«Яңа кешеләр» игътибар иткән тагын бер мөһим аспект — башлангыч сыйныф укучыларын гына түгел, ә барлык укучыларны да бушлай тукландыру зарурлыгы. Бу карар балаларның сәламәтлеген яхшыртып кына калмыйча, күп кенә гаиләләрнең финанс иминлегенә дә уңай йогынты ясаячак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100