news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан халкы урман законнарын бозучылар турында хәбәр итә ала

"Халык контроле" мобиль кушымтасы аша да урман законнары бозылу факты турында сөйләп була.

(Казан, 19 гыйнвар, "Татар-информ"). Татарстан кешеләре "Урман янгыннары үзәге" диспетчерлык идарәсендәге төбәк пунктына шалтыратып, урман законнары бозылу очраклары турында мәгълүмат бирә ала. Бу турыда Татарстан Урман хуҗалыгы министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

8-800-100-94-00, 8 (843) 221-37-95 телефоннары буенча шалтыратып, шулай ук "Халык контроле" мобиль кушымтасы аша урман законнары бозылу факты турында сөйләп була.

2018 елда ТР Урман хуҗалыгы министрлыгына диспетчерлык идарәсенең төбәк пункты аша 219 мөрәҗәгать килде, шул исәптән 65се - бердәм федераль номер буенча, алардан 64се - янып китү очраклары буенча, 69ы - чүплекләр, 1се - агачларны законсыз кисү һәм 85се - урман хуҗалыгына бәйле башка мәсьәләләр буенча, диелгән әлеге хәбәрдә.

Барлык мөрәҗәгатьләр дә Министрлыкның структур бүлекчәләренә тапшырылган һәм гамәлдәге законнарга туры китереп каралган. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100