news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан халкы цифрлы пропускны дачага бару өчен еш ала

Республикада 5 миллионнан артык пропуск бирелгән.

(Казан, 21 апрель, «Татар-информ»). Татарстанда Цифрлы үткәргечләр системасы эшли башлаганнан бирле өйдән чыгу өчен 5 миллионнан артык код бирелгән. Бу хакта Татарстан Республикасы Дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Ихтыяҗ иң зур булган максат - дачага бару. Һәр өченче код бу максат буенча сорала: кичә татарстанлылар шәһәр читендәге йортка чыгу өчен 110 меңгә якын пропуск рәсмиләштергән.

Системада шулай ук 2,5 меңгә якын үзмәшгуль теркәлгән. Өстәмә максатлар буенча аларга 6 меңгә якын пропуск бирелгән.

Системада барлыгы 1,2 миллионнан артык татарстанлы теркәлгән. Цифрлы пропусклар турында тулырак https://covid19.tatarstan.ru/ порталында яки контакт-үзәк телефоны: 8-800-250-90-93 буенча белергә мөмкин.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100