news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан халкы счетчик күрсәткечләрен Telegram аша бирә алачак

Татарстан Республикасы Дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министрлыгы сервисы берничә айдан эшли башлаячак.

Татарстан халкы счетчик күрсәткечләрен Telegram аша бирә алачак
архив/Салават Камалетдинов

(Казан, 18 июль, «Татар-информ», Екатерина Ларионова). Татарстан Республикасы Дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министрлыгы Telegram мессенджеры ярдәмендә счетчиклар күрсәткечләрен бирергә мөмкинлек бирүче яңа системаны эшләтеп җибәрергә планлаштыра. Бу хакта Татарстан Республикасы Дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры Айрат Хәйруллин Андрей Кузьминга биргән интервьюсында сөйләде.

«Берничә айдан соң ук яңа система барлыкка киләчәк. Счетчик күрсәткечләрен тапшырасың киләме? Моны Telegram аша эшләргә була. Без моны элек күз алдына да китерә алмас идек. Мөгаен, әле кичә генә дә моны эшләү мөмкин булмагандыр», - диде министр.

Аның сүзләренчә, күрсәтмәләрне башка сайтларга кермичә һәм дәүләт хезмәтләре порталын кулланмыйча гына Telegram-канал аша бирергә мөмкин булачак. Киләчәктә «ВКонтакте» социаль челтәре ярдәмендә дә күрсәткечләр җибәрү планлаштырыла, чөнки анда яшьләр күп, дип өстәде Хәйруллин.

Татарстан министрлыгы башлыгы белән әңгәмәне Sntat газетасында укыгыз. Видеоверсияне «Татар-информ» агентлыгының YouTube каналында күрергә мөмкин булачак. «Андрей Кузьмин белән галстуксыз интервью» программасында әңгәмәнең телевизион вариантын тамашачылар шимбә көнне 18.30 сәгатьтә һәм якшәмбе көнне 13.30 сәгатьтә карый алачак. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100