Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстан халкы россиялеләргә караганда бер көн артыграк ял итәчәк
Татарстан халкы россиялеләргә караганда бер көн артыграк ял итәчәк
(Казан, 27 декабрь, “Татар-информ”, Елена Чембаева). ТР Хезмәт һәм мәшгульлек министрлыгы аңлатканча, Татарстан кешеләре өчен бәйрәм көннәре россиялеләргә караганда бер көнгә артыграк булачак.
РФ Хезмәт кодексының 112 маддәсе нигезендә, ял һәм эш көне булмаган бәйрәм көннәре бергә туры килгәндә, ял көне бәйрәмнән соң икенче көнгә күчерелә. Ә быел 31 декабрь – Корбан бәйрәме һәм 7 гыйнвар – Раштуа бәйрәмнәре ял көннәренә туры килә. Шуңа бәйле рәвештә яллар 8 һәм 9нчы гыйнварга күчерелә. Шулай итеп, биш көнлек эш атнасында 2006 елның 30,30 декабре һәм 2007 елның 1-9 гыйнвары ял көннәре булып санала. Татарстанлылар - 10, ә россиялеләр 9 гыйнварда эшкә чыга.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз