news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан халкы ришвәтне азрак бирә башлаган

Әмма коррупциягә каршы көрәштә республикада яшәүчеләрнең актив булмавы комачаулый.

Татарстан халкы ришвәтне азрак бирә башлаган
Ильнар Тухбатов

(Казан, 31 гыйнвар, “Татар-информ”, Егор Никитин). Татарстанлылар коррупцион хокук бозуларга сирәк юл куя башлады. Әмма коррупциягә каршы уңышлы көрәштә республикада яшәүчеләрнең гражданлык активлыгы җитмәве комачаулый.

Бу хакта бүген Татарстан Социаль-иктисадый мониторинг комитетының Татарстанстат белән бергә уртак коллегиясе утырышында әйтелде. Чарада Татарстан Премьер-министры вазифасын башкаручы Рөстәм Нигъмәтуллин да булды.

Республиканың төп статистика ведомстволары эше турында хисаптан тыш, җәмгыятьнең төрле өлкәләрендәге яңа мәгълүматлар турында да җиткерделәр.

“Узган ел федераль статистика белән җитди үзгәрешләр булды. 2017 елда мониторинг системасын камилләштерергә тырыштык. Республикада эшли торган система хакимият органнары эшен даими мониторингларга һәм игътибар таләп иткән зоналарны билгеләргә ярдәм итә”, - диде Татарстан Социаль-иктисадый мониторинг комитеты рәисе Валерий Кандилов.

Ведомствоның социаль, демографик һәм икътисадый процессларны, экологик проблемаларны күзәтү мөмкинлеге бирә торган механизмы бар, диде ул.

“Президент указларының барлык юнәлешләр буенча үтәлү вәзгыяте аларның нәтиҗәлелеген дәлилли. Шулай ук без коррупциягә каршы мониторинг белән шөгыльләнәбез”, - диде Кандилов.

Татарстанстат җитәкчесе Наталья Гатауллина да аның белән килеште. “Узган ел республика органары киңкүләмле тикшеренүләрнең йомгаклау күрсәткечләрен алды. Алар арасында – авыл хуҗалыгы санын алу, кече һәм урта бизнес эшен күзәтү һәм социаль-демографик вәзгыять, бу күрсәткечләр хакимияткә халыкның яшәү сыйфатын күтәрү мөмкинлеге бирә”, - дип билгеләп үтте республиканың баш статисты.

Узган ел шулай ук татарстанлыларның социаль тормышын тикшеренүләр узды. Татарстанлыларның 81 проценты дәүләт хезмәтләрен алу өчен Интернеттан файдалануы ачыкланды. Татарстанстат республикада туучылар санын да тикшерде.

“2017 елның гыйнварыннан алып декабрьгә кадәр тууычылар саны 7,7 мең кешегә кимеде. Шул ук вакытта Татарстанның Идел буе округында халык саны арту буенча бердәнбер төбәк булуы теркәлгән”, - дип сөйләде Татарстан Социаль-икътисадый мониторинг комитетының мәгълүмати-аналитика бүлеге җитәкчесе Эльвира Юрасова.

Моннан тыш, 2017 елда ведомство Татарстанның коррупциягә каршы мониторингын үткәрде. Аның нәтиҗәләре республикада яшәүчеләр арасында коррупция кимүен күрсәтте. Иң яхшы нәтиҗәләр мәгълүмат технологияләре һәм автоматлаштыру өлкәсендә булуы ачыкланды, диде белгеч.

“Коррупция һәм кешеләр тормышына аның йогынтысы төп проблемалар рейтингында 13нче урынны били”, - дип билгеләп үтте Эльвира Юрасова.
Әмма бу өлкәдә уңай яка үзгәрешләр турында әйтергә иртәрәк, дип саный статист.

Утырыш азагында Татарстан Премьер-министры вазифасын башкаручы Рөстәм Нигъмәтуллин чыгыш ясады. Ул республика статистика органнарының эше җайга салынган булуын билгеләп үтте.

“Бүген статистика – дәүләт идарәсенең мөһим элементы. 2018 елда сезнең алдыгызда яңа бурычлар куелды. Бу Бөтенроссия халык санын алу, республиканың икътисадиый күрсәткечләрен даими күзәтеп бару һ.б.”, - диде ул һәм ведомство хезмәткәрләренә эшләрендә уңышлар теләде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100