news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан халкы ришвәтчелеккә каршы иҗади бәйгедә катнаша ала

Гаризалар 2018 елның 16 ноябренә кадәр кабул ителә.

(Казан, 11 ноябрь, «Татар-информ»). Татарстан халкы иҗади эшләре белән «Ришвәтчелеккә каршы иҗат» республика бәйгесендә катнаша ала. Бу хакта Казан мэриясе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Бәйгедә мәктәп укучылары, студентлар, шулай ук 30 яшькә кадәрге эшләүче яшьләр катнаша ала.

Гаризалар 16 ноябрьгә кадәр дүрт юнәлештә: инфографика, рәсем, видеоролик һәм иҗади эш (шигырь, флешмоб, квест һәм башкалар) кабул ителә.

Гаризаны protivcorrupcii@gmail.com электрон почта аша яисә Казан, Сафьян урамы, 5 (кабинет № 307) адресы буенча юлларга мөмкин.

Катнашучыларга булган шартлар һәм таләпләр турында тулаем бәйге Нигезләмәсендә танышып була.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot