news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан халкы Омск өлкәсенең татар авылында янган китапханәне торгызуда ярдәм итә

Бөтендөнья татар конгрессы да Тайчы авылына ярдәм йөзеннән балалар китаплары, классик әдәбият һәм башка китаплар бирәчәк.

(Казан, 2 июль, "Татар-информ"). Омск өлкәсенең Тәвриз районы Тайчы авылында 21 июнь төнендә ут афәте чыгып, мәдәният йорты һәм китапханә янып көл булуы турында хәбәр ителгән иде. Татарстан Язучылар берлеге киң җәмәгатьчелеккә өлкәнең социаль челтәр төркемендә чыккан мөрәҗәгатьне җиткерде һәм китапларны Татарстан Язучылар берлегенә дә китереп булганлыкны хәбәр итте. 

Бөтендөнья татар конгрессы да Тайчы авылына ярдәм йөзеннән балалар китаплары, классик әдәбият һәм башка китаплар бирәчәк. Китапларны тапшыру 14 июльдә Курган өлкәсенең Әлмән авылында IX Бөтенроссия авыл Сабан туе вакытында булачак.

Тәвриз районы башлыгы Артем Чуланов әлеге бинаның агачтан төзелгән булуын һәм аның урынына 2019-2020 елларда яңа мәдәният йорты һәм китапханә төзү планлаштырылган булуын әйткән. Бүгенге көндә мәдәният йорты һәм китапханә өчен вакытлы түләп тору шарты белән бина табылган, диелә конгресс хәбәрендә.

  • Тайчы авылында 450 кеше яши. Биредәге китапханәдә янгынга кадәр фондта дүрт меңгә якын китап сакланганын. Шуларның бер өлеше татар китаплары булган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100