Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстан халкы махсус акция кысаларында бурычлары турында белә алачак
Казанда 20 декабрьдә, «Мега» сәүдә үзәгендә, 12.00 сәгатьтән 15.00 сәгатькә кадәр «Үзеңнең бурычларыңны бел» суд приставларының еллык акциясе узачак.
(Казан, 18 декабрь, «Татар-информ», Полина Шевчук). Татарстан халкы үз бурычларын алты сәүдә үзәгендә, район күп функцияле үзәкләрендә, шулай ук мәдәният йортларында белә алачак. Бу хакта Россия Федераль суд приставлары хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе массакүләм мәгълүмат чаралары белән хезмәттәшлек буенча баш белгеч Лилия Хәлимова сөйләде.
Җомга, 20 декабрьдә республикада суд приставлары хезмәтенең «Үз бурычларың турында бел» дип аталган еллык акциясе узачак. Татарстан халкы онлайн режим бурычларын тикшерә һәм аларны түли алачак.
Казанда акция 12.00 сәгатьтән 15.00 сәгатькә кадәр «Мега» сәүдә үзәгендә узачак. Әлмәттә приставлар «Панорама» сәүдә үзәгендә барлык кызыксындырган сорауларга җавап бирәчәк. Чаллыда яшәүчеләр бурычларын Җиңү проспектында күп функцияле үзәктә белә алачак. Бөгелмәдә акция берьюлы «Җиңү» һәм «Магнит» сәүдә үзәкләрендә узачак. Буада приставлар шәһәр халкын 10.00 сәгатьтән 12.00 сәгатькә кадәр «Буа» сәүдә үзәгендә, ә Питрәчтә «Пятерочка» сәүдә үзәгендә һәм Үзәк базарда көтәчәк.
Әгерҗе, Азнакай, Актаныш, Болгар, Лениногорск, Мамадыш, Менделеевск, Мөслим муниципаль районнарында, шулай ук Иске Чүпрәле авылында һәм Балык Бистәсе район үзәгендә яшәүчеләр күп функцияле үзәктә үз сорауларын бирә һәм бурычлары турында белә алачак. Лаешта акция 20 декабрьдә 12.00 сәгатьтән 14.00 сәгатькә кадәр Собор мәйданында узачак.
«2019 елның 11 аенда Татарстанда яшәүче 800 меңнән артык кеше үз бурычларын тикшерде. Бу 2018 елның шушы чорына караганда 48,7 процентка күбрәк. Ул вакытта үз бурычларын республиканың 542 мең кешесе белгән», — дип сөйләде Лилия Хәлимова.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз